Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым!
Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын!
Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез.
Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!
Хормэтле… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Кадерле… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.
Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!
Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш).
Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).
Хормэтле… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.
Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …
Туган көнең белән котлыйм сине!
Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим.
Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!
Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм!
Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын
Сине хөрмәт иткән (имя).
Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең.
Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын.
Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!
Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.
Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.
Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.
Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.
Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.
Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне.
50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм.
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!
Уй теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!
Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!